Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2021, 12:27

Санкинның эше Путинга барып җитте

Санкинның эше Путинга барып җитте

Русия Президенты Владимир Путинга шушы елның 14 гыйнварында Владимир Санкин эше буенча чыгарылган хөкем карары аркасында «Русия ветераннары» мөрәҗәгать иткән.

Берләшмә әгъзалары хөкем карарын артык катгый дип саный һәм дәүләт башлыгын тикшерү барышына игътибар итүне сорый.

– Әгәр закон күзлегеннән Владимир Санкин кылынган җинаятьтә гаепле булса, илебезнең йөз мең кешесе өчен ул - чын герой, ул балаларны яклау өчен кергән һәм җинаятьне булдырмый калган, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Хатта шулай ук Владимир Санкинны яклап, 100 меңнән артык кеше имзалаган петиция төзелүе дә билгеләп үтелә. Тагын бер дәлил сыйфатында хөкем ителүченең үз гаебен танымавы, үз гамәлләрен балалар яклавы белән аңлатуы да китерелә.

Анда, шулай ук, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның җинаять эшен җентекләбрәк өйрәнергә, аерым алганда, Владимир Зайцевның ничә тапкыр һәм ни өчен хөкем ителүләрен тикшерергә һәм гаепләнүченең үлеменә бәйле рәвештә туктатылган бозык гамәлләр турындагы эшне кабат карарга кушуы да күрсәтелә.

Фото: sorokanews.ru
Читайте нас: