Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2021, 12:32

Русия чемпионатларын каршы алачакбыз

Русия чемпионатларын каршы алачакбыз

Сентябрь аенда Уфа яшүсмерләр арасында җәйге биатлонда ил чемпионатын кабул итәчәк. Кубокның кышкы стартларын һәм Русия чемпионатын үткәрү планнары да бар. Бу турыда Русия биатлон федерациясе президенты, ике тапкыр Олимпия призеры Виктор Майгуров игълан итте.

“Башкортстан - спортлы төбәк. Биатлон спорт төре алдынгы урыннарны били. Спортчыларыбыз уңышына бик шатбыз: 4 апрель, безнең егетләр Александр Бабчин, Антон Бабиков, Алексей Петров һәм Эдуард Латыпов Русия чемпионатында ир-атлар эстафетасында беренче урынны яуладылар. Башкортстан биатлонының бай тарихы бар һәм киләчәге зур. Без федерация белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә әзер”, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Виктор Майгуров Башкортстан җитәкчелегенә биатлон үсешенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

“Мин республиканың спортка, аеруча биатлонга булышу өчен күп эшләгәнен күрәм. Шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Сезне чын күңелдән спортчыларыгызның уңышлары белән котлыйм, иң элек Эдуард Латыповны, ул хаклы рәвештә Русия милли биатлон командасы лидеры булды. Башкортстанның әйдәп баручы урынга кайтуы бик яхшы. Сентябрь аенда Уфа яшүсмерләр арасында җәйге биатлонда ил чемпионатын кабул итәчәк. Кубокның кышкы стартларын һәм Русия чемпионатын үткәрү планнары бар”.

Радий Хәбиров Башкортстанның киләсе чемпионат өчен Уфа биатлон комплексын яңартачагын ассызыклады. Монда ролик-чаңгы трассасы, ату рубежы һәм административ биналар тәртипкә китерелергә тиеш. Аннан соң, быел 20 еллыгын бәйрәм итәчәк "Биатлон" спорт комплексы заманча стандартларга туры киләчәк.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: