Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2021, 12:23

Коронавирус: прививканы ашыгыч ясату өчен өч сәбәп

Коронавирус: прививканы ашыгыч ясату өчен өч сәбәп

Башкортстанда йөз меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясат­кан инде. Бу күп тә, аз да. Бер яктан караганда, вакыт үткән саен күбрәк кешеләр моның кирәклеген һәм мөһимлеген аңлый, һәм республика яхшы темплар белән бара. Икенче яктан, барлыгы ике миллионга якын кешегә прививка ясау бурычы тора.

1. Җиңел, тиз һәм бушлай

Үзеңне коронавирус инфекциясеннән саклау һәм прививка ясату өчен хәзер дәваханәгә бару мотлак түгел. Зур шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мобиль пунктлар ачыла, анда һәркем мөрәҗәгать итә ала. Ягъни сезнең Уфа, яки Стәрлетамак пропискасы булу мотлак түгел — паспорт, СНИЛС һәм ОМС полисы белән киләсез һәм сезгә укол ясаячаклар. Алдан язылу да юк, бары “тере” чират буенча гына. Адреслары түбәндәгечә:
Уфа:
“Планета” сәүдә үзәге. Энтузиастлар урамы, 20. Вакциналау пункты бинаның 0 дәрәҗәсендә, KFCга каршы урнашкан. Эш вакыты – һәр көнне 10:00дән 19:30 сәгатькә кадәр.
“Мега” сәүдә үзәге. Рубежная урамы, 174. Пункт “Мегалаб” янында фуд-кортның икенче катында урнашкан. Эш көннәрендә – 13:00дән 20:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10:00дән 19:30 сәгатькә кадәр эшли.
“Башкирия” лайфстайл үзәге. Менделеев урамы, 205а. Эш көннәрендә – 13:00дән 20:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10:00дән 19:30 сәгатькә кадәр эшли.
Стәрлетамак:
“СитиМолл” сәүдә үзәге. Октябрь проспекты, 36.
Эш көннәрендә — 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.
Вакциналарның сыйфаты турында борчылырга кирәкми: мобиль пунктларда алар тиешле шартларда саклана, ампулалар яктылык төшмәгән урында оптималь температурада тотыла.
Әгәр сәүдә үзәгенә барырга теләмисез икән, алдан үз поликлиникагыз регистратурасында, яки “Дәүләт хезмәтләре” аша язылып, яшәү урыны буенча вакцина ясата аласыз.
Вакциналау тулысынча бушлай, бернәрсә өчен дә түләргә кирәкми.
Кайчагында кешеләргә, вакциналар әлегә юк, дип җавап бирәләр, һәм бу, чыннан да, шулай. Күптән көткән ампулалар чикләнгән санда килә — кайчагында биш мең, ә кайчагында күбрәк, кем өлгерә, шул чиратка эләгә. Әмма безнең заводлар әле темпны арттыра гына бара, җәйгә вакциналарга кытлык булмаячак.

2. Хәвефсез

Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин да коронавирус инфек­циясеннән прививка ясатты. Дәүләт башлыгы илебездә җитештерелгән өч препаратның кайсысына — “Спутник V”кәме, “ЭпиВакКорона”гамы, яки “Ковивак”камы — өстенлек биргәндер, бу хакта әйтелмәде. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, моны алдан уйлап эшләгәннәр: “Без махсус рәвештә Президентның нинди вакцина ясатуын әйтмәячәкбез. Русиядә җитеш­терелгән барлык өч вакцина да ышанычлы. Алар бик яхшы һәм нәтиҗәле”, — диде ул.
“Россия-1” телеканалындагы “Мәскәү. Кремль. Путин” программасына интервьюда Владимир Путин, теркәлгән барлык өч вакцинаны кулланудан бер генә җитди кире нәтиҗә дә билгеле түгел, дип белдерде. Президент процедурадан соң беренче сәгатьләрдә бернинди авырлык та сизмәгән, аннары сул кулында укол урынында авырту барлыкка килде, диде. Температурасы күтәрелмәгән: “Иртән бераз тән сызлады, әмма температура нормада иде”, — диде ул.
Чикләүләрнең бер өлешен гамәлдән чыгарганнар икән, барысы да яхшы, барысы да бетте һәм беркемгә дә берни дә янамый, дип уйларга ярамый. Бу алай түгел! Көн саен Башкортстанда медиклар COVID-19 йоктыруның йөздән артык очрагын терки. Күпчелек инфекцияне җиңел кичерүгә карамастан, хәтта табиблар ярдәмендә дә организмы авыруга каршы тора алмаган кешеләр дә бар. Узган атнада Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 21 кешегә арткан. Алар арасында 33 яшьлек Аскын районы башлыгы Ришат Дихин да бар. Ул бер тапкыр инфекцияне җиңгән булган, әмма икенче тапкыр йоктыру үлемечле нәтиҗәгә китерде. Табибларның тырышлыгына карамастан, аның гомерен саклап кала алмадылар. Хатыны һәм ике баласы калды. Рәсми мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып, республиканың 400гә якын кешесе яңа авыру корбаны булган.

3. Гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк

Президент Владимир Путин илдә коронавирус буенча чикләүләрне бу җәй азагына бетерү ихтималлыгын белдерде. Дәүләт башлыгы “әгәр вакциналау хәзерге темпларда барса”, Русиядә COVID-19га “коллектив иммунитет” август азагына барлыкка киләчәк, дигән фикердә тора.
Коллектив иммунитет — ул чирдән якланган кешеләрнең авыру таралуын туктатучы “җитәрлек саны” туплану. Эпидемиянең кызган чорында авырулар саны геометрик прогрессиядә арта: бер кеше гаиләсен, күршеләрен, хезмәттәшләрен зарарлый, ә аларның һәркайсы — тагын шулкадәр үк кешене. Әмма савыгучыларның иммунитеты формалаша, ул кабат зарарланудан саклый. Кайсыдыр вакытта алар саны шулкадәр арта, һәм алар ук инфекция таралуга киртә куя. Тормыш күрсәтүенчә, авыруны үткәрүчеләрнең иммунитеты, бигрәк тә чир симптомсыз үтсә, тиз какшый. Шуңа да үзеңне яклауның иң нәтиҗәле ысулы булып вакциналау тора.
Иммунитет шәхсән сезгә ничек ярдәм итәчәк? Мәсәлән, сез җәен дәваханәгә эләгүдән, яки, вирусны өйгә алып кайтып, өлкән яшьтәге туганнарыгызга йоктырудан курыкмыйча, диңгезгә юллана, Башкортстан буенча сәфәргә чыга алачаксыз.

Читайте нас: