Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2021, 12:25

Булачак кампусның урыны билгеләнде

Булачак кампусның урыны билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте әгъзалары һәм архитектор-планлаштыручылар белән БДУ янындагы Агыйдел елгасы буенда Киров исемендәге элекке завод мәйданнарында вузара студентлар кампусын урнаштыру буенча проект белән танышты.

Кампусны Башкортстанда Евразия фәнни-мәгариф үзәген формалаштыру кысаларында булдырырга планлаштыралар. Архитекторлар әйтүенчә, 5 гектар мәйданда уку биналары комплексы, технополис, спорт үзәкләре, студентлар, укытучылар һәм яшь галимнәр өчен тулай тораклар урнаштырачаклар. Корпуслар җәяү йөрү һәм велосипед юллары белән тоташтырылаак, Агыйдел буена төшү юлы эшләнәчәк.

— Без булачак кампусның урнашу урынын тикшердек, — диде Радий Хәбиров. — Башта без аны “Дим-10” бистәсе янындагы территориядә урнаштырырга планлаштырган идек. Ләкин ректорлар һәм белгечләр белән аралашкач, кампусның уку корпусларына һәм шәһәр үзәгенә якынрак булырга тиешлеге хакындагы нәтиҗәгә килдек. Агыйделнең көньяк итәге өстендәге мәйданчык бик уңайлы территория, якында гына безнең дүрт вуз — БДУ, УДАТУ, БДМУ һәм БДПУ. Монда буш территориядә төзелешне башларга да була. Шулай итеп без ике мәсьәләне берьюлы хәл итәбез: студентлар өчен фәнни шәһәрчек булдырабыз һәм Агыйделгә көньяктан төшү урынын төзекләндерәбез.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка 2024 елга төбәк үсешенең социаль-икътисади стратегик юнәлешләре турындагы указны тормышка ашыруны булачак кампус төзелеше белән координацияләргә кушты.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140789.html
Читайте нас: