Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2021, 10:10

Кәгазь тутыру мәшәкате бер кимерме?

Кәгазь тутыру мәшәкате бер кимерме?

Белем бирергә вакыт артыр иде...

Бүген "Торатау" Конгресс-холлында "Мәгарифтә күтәрелеш!” өченче мәктәп форумы ачылды.

Бу мөһим чарага 500дән артык кеше: район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасарлары, мәктәп директорлары, укытучылар, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, спикерлар җыелды.
Форум республиканың мәгариф үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырудан башланды. Алар “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
— Форум республикада өченче тапкыр үтә, быел да ул файдалы һәм нәтиҗәле булачак дип ышанам. Моннан нәкъ бер ел элек пандемия аркасында, дистанцион укытуга күчтек. Артта калган ел барыбыз өчен дә бик авыр, бигрәк тә мәгариф системасы өчен катлаулы булды. Өзеклекләргә юл куймыйча, укыту процессын тиз арада җайга салучы педагогларга аерым рәхмәтемне белдерәм, — диде зур чараны ачып төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе үз чыгышында башкарылган эшләр һәм аларның нәтиҗәләре хакында сөйләде. Радий Хәбиров мәктәпләрнең югары тизлекле Интернетка тоташтырылуы, белем бирүнең сыйфатын арттыру, БДИ нәтиҗәләрен яхшырту, укытучыларның белемен камилләштерү, заманча полилингваль мәктәпләр ачу, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, һәм әлбәттә, мәктәп туклануын контрольгә алу кебек көнүзәк мәсьәләләргә тукталды.

Башкортстан Башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучыларны кирәкмәгән, артык кәгазьләр тутыру мәшәкатеннән арындырырга кушты.

Республикада “Мәгариф” гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла. Башкортстан “Үсеш ноктасы” ачу буенча Русиядә беренче. Аларның саны бездә инде 200гә җитеп килә, ә 2024 елга 813 булачак.

Форум кысаларында бүген тугыз дискуссия мәйданчыгы эшли, аларда белем бирү сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алышу бара.
Аларда заманча буын мәктәбе, укытучының шәхси маршруты аша белем сыйфатын күтәрү, белем бирүнең санлы трансформациясе, туган телләрне укытуга заманча караш кебек мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр дә карала.

Читайте нас: