Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2021, 15:45

Юрий Гагаринны искә алып

Юрий Гагаринны искә алып

“Башкортстан 24” телеканалы һәм Уфа кадетлары беренче космик очышның 60 еллыгы уңаеннан флешмоб үткәрделәр. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исеме белән аталган башлангыч очучылар күнекмәләренә өйрәтүче гомуми белем интернаты тәрбияләнүчеләре Уфа курсантлар корпусы плацына җыелдылар. 300 курсант тезелеп, “Гагарин 60” дигән язу барлыкка китерделәр. Әлеге чараны камералар һәм дроннар белән төшереп алу берничә минут кына дәвам итсә дә, кадетлар моның өчен алдан берничә көн күнекмәләр үткәргәннәр.

"Башкортостан24" телеканалында агымдагы атна "Космос атналыгы" дип игълан ителде. Шул уңайдан күп төрле тапшырулар әзерләнә.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: