Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2021, 15:41

Төркиядә ял итүчеләр чир тарата

Төркиядә ял итүчеләр чир тарата

Төркиягә ялга баручылар яңа төр вирус ияртеп кайта башлаган. Русиягә кертелгән коронавирусның яңа төрләренең күбесе Төркиядән кергән, диде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавирус таралуга каршы көрәш буенча хөкүмәт координация советы президиумы утырышында.

"Британия версиясе дә, Көньяк Африка версиясе дә төрле илләрдән китерелгән, ләкин төрле кешеләр һәм төрле вакытта аларның иң күп очрагы Төркиядән китерелгән", -диде Попова. Ул шулай ук ​​бу илдә инфекция таралу белән хәлнең кискен начарлануын хәбәр итте.

Төркиягә ялга барырга теләүчеләргә бу да киртә була алмый. Бу битарафлык аларның үзләренә генә түгел, Русия халкына да кыйммәткә төшмәгәе...

Чыганак: ТАСС
Фото: РИА Новости
Читайте нас: