Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2021, 15:42

"Республика спорт казанышлары белән горурлана ала"

"Республика спорт казанышлары белән горурлана ала"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 6 апрель көнне Хөкүмәт йортында Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов белән очрашты. Алар физик культура һәм спорт үсеше турында сөйләште.

Очрашуда шулай ук Русия Дәүләт Думасы депутаты, 13 тапкыр паралимпия уеннары чемпионы булган, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова, Дәүләт Думасы депутаты, өч тапкыр олимпия уеннары чемпионы булган Бувайсар Сайтиев һәм башкалар катнашты.

–Безнең республика үзенең спорт казанышлары белән горурлана. Башкортстанда хоккей, футбол, баскетбол, волейбол – җәмгысе 12 спорт төре үсеш алган, – дип билгеләп үтте Радий Фәрит улы. –Бездә спорт объектлары җитәрлек һәм без аларны төзүне дәвам итәбез. 2024 елга кадәр муниципалитетларда 16 бассейн төзиячәкбез. Ишембайда һәм Октябрскийда Боз сарае төзелә. Шулай ук Уфада 18 келәмлек Көрәш сарае проекты әзер. Җәйгә чыгу белән төзүгә керешәчәкбез. “Спорт көрәше – мәктәпләргә” проекты бүген үк 62 уку йортында кертелде, 2024 елга алар 200 булачак.

Рима Батталова үз чыгышында “Авыл тренеры” программасын ил дәрәҗәсенә чыгарырга ниятләүләрен әйтте. Башкортстан тәҗрибәсе – проектның нигезе булачак.

Үз чиратында Одес Байсолтнов республикада төзелгән спорт объектлары аңарда уңай хисләр тудыруын әйтте.

–Яшьләр спортка килми, диләр. Димәк, мотивация уйлап табып бетерелмәгән. Моны дәүләт дәрәҗәсендә генә түгел, төбәкләрдә дә эшләргә кирәк. Башкортстанда моның өчен барлык шартлар да бар, – диде ул.

Читайте нас: