Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2021, 15:46

"Аек авыл" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

"Аек авыл" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аек авыл-2020” республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Тантаналы чарада Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко да катнашты.

-Хәерле көн, кадерле дуслар! Барыгызны да ихлас тәбрик итәм! Бүген бик мөһим конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз. Аек авыл, сәламәт тормыш, дип янып йөргән һәркем өчен бүген зур бәйрәм,- диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров әйтүенчә, конкурска карата кызыксыну елдан-ел үсә бара. 2019 елда анда катнашуга 464 авыл гариза биргән булса, 2020 елда инде 2114 авыл теләк белдергән.

Җиңүчеләргә һәм призерларга бу көнне акчалата бүләкләр тапшырылды. Һә категориядә беренче урынны алучыларга – 5 миллион сум, икенче урынга лаек булучыларга – 3 миллион сум, өченче урынга 2 миллион сум акчалар тапшырылды.

Читайте нас: