Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2021, 15:40

9 майда узачак парадка әзерлек ничек бара?

9 майда узачак парадка әзерлек ничек бара?

Республика Хөкүмәтендә Уфа гарнизонында 9 майда хәрби хезмәткәрләрне һәм көч структуралары вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарын тантаналы рәвештә башкаланың Ленин исемендәге мәйданында хөрмәтләүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде.

Ул ассызыклаганча, Уфада тантаналы парадка әзерлекнең актив фазасы башланды, һәм барлык эшләүче хезмәтләргә әзерлек чараларын мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм килешеп үткәрергә кирәк.

9 май көнне, хәрби хезмәткәрләр тантаналы рәвештә үткәннән соң, Октябрь проспекты буенча Вадим Задорожныйның тарихи хәрби техникасы узачак дип планлаштырыла. Колонна составына җиде танк, дүрт йөк техникасы, танкка каршы өч туп һәм ике җиңел машина керәчәк. Шулай ук 63494нче хәрби частьның алты заманча техникасы катнашуы көтелә.

Шул ук көнне авиация техникасын тантаналы рәвештә уздыру, Дәүләт академия урыс драма театры алдында хәрби техника күрсәтү, кыр кухнясы урнаштыру планлаштырыла.

Ирек Сәгыйтов парад расчетларын һәм хәрби техниканы тантаналы узуда катнашуга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауга һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырды.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: