Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2021, 15:43

ТУРИЗМ ҮСЕШ АЛСЫН ӨЧЕН

ТУРИЗМ ҮСЕШ АЛСЫН ӨЧЕН

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында төбәкнең инвестицион комитеты утырышын үткәрде.

Анда туризм, фармацевтика һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендәге яңа проектлар каралды.


Павловка сусаклагычында яңа заманча ял йорты барлыкка киләчәк. Аның проектын «Инвестсәгать»тә «Павловское» предприятиесе җитәкчесе Дмитрий Король тәкъдим итте. Ул 2021 ел ахырына кадәр сафка бастырырга планлаштырган кунакханә-ресторан комплексы һәм 2022 елга планлаштырылган SPA-комплекс төзүне күздә тота. Инвестицияләр күләме 410 миллион сум тәшкил итәчәк.

Кунакханә бинасы инде төзелгән, анда тәрәзәләр, ишекләр куелган, электр үткәрелгән. Эшкуар сүзләренә караганда, Павловкада яңа уңайлы ял йорты барлыкка килү эчке туризмны актив үстерүгә ярдәм итәчәк.

«Инвестсәгать»тә катнашучылар проектны субсидияләр һәм салым ташламалары өстенлекле исемлегенә кертүне хуплады.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә, Нуриман районы хакимияте белән берлектә, Павловкада чистарту корылмаларының егәрлеген арттыру һәм урындагы турбазалардан юынтык суларны кудыруны оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Реконструкция ял базалары милекчеләренең финанславы шартларында башкарылачак.

Русиянең биотехнология тармагы лидерларының берсе - «БашИнком» фәнни-гамәлгә кертү предприятиесе - ел саен авыл хуҗалыгы өчен 23 мең тоннадан артык югары нәтиҗәле биологик препаратлар чыгара. Компания продукциясенә бөтен Русия буенча, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендә ихтыяҗ зур. "БашИнком" халыкара базарга да чыгарга планлаштыра.

"Инвестсәгать"тә предприятие директоры Вячеслав Кузнецов кеше, хайваннар һәм үсемлекләр өчен экологик хәвефсез биопрепаратлар җитештерү буенча "БашПроБиоФарм" инновацион заводы төзелеше проектын тәкъдим итте.

«Инвестсәгать»тә Уфа районының Урыс Юрмашы авылы территориясен комплекслы үстерү концепциясен «Юралс Груп» җәмгыятенең үсеш буенча директоры Илгиз Бәхтияров тәкъдим итте. «Восточный» торак кварталы кысаларында тормышка ашырылырга планлаштырылган проект логистик үзәк, сәнәгать паркы һәм зур йөк автомобильләре һәм җиңел автомобильләр өчен юл буе сервисы төзүне күздә тота. 2027 елга кадәр инвестицияләрнең гомум күләме 3,7 млрд. сумнан артып китәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен якынча 250 эш урыны, ә төзелеш тәмамланганнан соң өстәмә 415 яңа эш урыны булдырылачак.

Фото: главарб.ру

Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: