Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2021, 14:58

Киләсе елда минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин

Киләсе елда минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин

Русиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ), алдан исәпләүләр буенча, 2022 елда - 4,7 процентка һәм 2023 елда 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вәзгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән.
«Без 2022-23 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык. Бу әлегә якынча саннар. Сүз дә юк, алар икътисадтагы вәзгыять ничек төзелүенә бәйле", - диде ул 2021-23 елларга профсоюзлар, эш бирүчеләр белән Хөкүмәт арасындагы генераль килешүне имзалау тантанасында.
“Икътисадтагы үсешне һәм аның хезмәт хакына йогынтысын бәяләп бетереп булмый. Монда, әлбәттә, икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелгән барлык чаралар да хезмәт хакы өчен сизелерлек әһәмияткә ия", - дип тә өстәде вице-премьер.
Үз чиратында, Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков ассызыклавынча, минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елдан башлап минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы кулланучылар кәрзиненнән түгел, ә медиан кеременнән чыгып исәпләнә (эшләүчеләрнең яртысы бу күләмнән күбрәк ала, яртысы - азрак). Минималь хезмәт хакы күләме медиан хезмәт хакының 42 процентын тәшкил итә - 12 792 сум, ә яшәү минимумы күләме - 11 653 сум.

Фото: Pixabay.com
Читайте нас: