Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2021, 14:53

Чит илдән кайткач, COVID-19га тест тапшырмаганнар

Чит илдән кайткач, COVID-19га тест тапшырмаганнар

Республика судлары чит илдән кайткан 247 башкортстанлыга COVID-19га тестлар нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырмаганнары өчен штрафлар билгеләгән.

Штрафларның гомум суммасы 2,4 миллион сумнан арткан, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсе.

Бу уңайдан ведомствода чит илдән кайтканнан соң өч көн эчендә COVID-19га ПЦР ысулы белән лаборатор тикшеренү үтәргә кирәклеген кисәтәләр. Анализ нәтиҗәсен Дәүләт хезмәтләре сайтында урнаштырырга кирәк. Анализ нәтиҗәләрен алганчы яшәгән урын буенча изоляция режимын үтәргә кирәк. Бу таләпләрне үтәмәгән очракта гражданнарга 15тән 40 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: