Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2021, 14:54

Чишәсе мәсьәләләре бар әле

Чишәсе мәсьәләләре бар әле

БР урман хуҗалыгы министрлыгында тармак министры Марат Шәрәфетдинов "Ролесинфорг" предприятиесе директоры Александр Зыков белән очрашты.
Александр Зыков, быел апрельдә РФ Хөкүмәтенең урман корылышы функцияләрен федераль дәрәҗәгә күчерәчәк закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертәчәген белдерде. Дәүләт исеменнән урман корылышы эше белән "Рослесинфорг" шөгыльләнәчәк.
Урман корылышы урман участоклары чикләрен ныгытуны, урман хуҗалыкларын оештыруны, урман күләмен һәм аның сыйфатын бәяләүне, урманнарны саклау һәм тергезү буенча чараларны күзаллый. 2007 елның Урман кодексына ярашлы бу функцияләрнең кайсыберләре төбәк дәрәҗәсенә тапшырылган. Хәзерге вакытта Русиядә тулы һәм актуаль мәгълүматлар булмавы аркасында 140 миллион гектарга якын урманны тулы кыйммәтле хуҗалык әйләнешенә кертеп булмый.
"Ролесинфорг" исәп-хисапларына ярашлы, закон проектын кабул итү аренда түләүләрен һәм салымнарын күтәрү исәбенә бюджетка өстәмә рәвештә елына 5,5 - 6 млрд.сум китерәчәк.
Марат Шәрәфетдинов соңгы елларда Русиядә урман хуҗалыгын санлаштыру буенча актив эшләр алып барылуын билгеләде. Билгеле булуынча, илдә бу җәһәттән "Санлы иктисад" милли проекты эшли. Урманнар һәм урман ресурслары турында сыйфатлы һәм санлы мәгълүматтан тыш урман хуҗалыгына санлы технологияләрне кертү мөмкин түгел. Шуңа бәйле рәвештә урман фонды җирләрендә урман корылышы эшләрен үткәрү актуаль һәм проблемалы мәсьәлә булып тора, чөнки урман корылышыннан башка урман хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлеге мөмкин түгел.

Читайте нас: