Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 апрель 2021, 14:51

БЫЕЛГЫ ҖӘЙ НИНДИ БУЛАЧАК?

БЫЕЛГЫ ҖӘЙ НИНДИ БУЛАЧАК?

Климатологлар яз салкын һәм карлы булачак дигән иде.

Русия Фәннәр академиясе география институтының климатология лабораториясе мөдире Владимир Семенов белдерүенчә, агымдагы елда Мәскәүдә һәм аның өлкәсендә һава торышы фаразы 65 процент ихтималлыгы белән җылы җәй вәгъдә итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Семенов сүзләренчә, яз да, җәй дә Русия территориясендә температура нормага туры киләчәк. Шулай ук норма Үзәк Себердә дә бозылмаячак.

Уралда һәм Ерак Көнчыгышта, белгеч исәпләвенчә, җәен нормадан күпкә җылырак булырга мөмкин.


Шул ук вакытта галим ассызыклавынча, озак вакытлы фаразлар саклык белән эшләнә. Һава торышына климатологлар алдан фаразлый алмаган яңа факторлар йогынты ясарга мөмкин.


Элегрәк “Фобос” үзәгенең һава торышы фаразы Мәскәүдә салкын һәм карлы яз, әмма җылы җәй көтелүе турында булган иде.
Метеорологлар исәпләп чыгарганча, язгы җылы көннәр башкала төбәгендә апрель аенда урнашачак, әмма климатик яз килү көчле явым-төшемнәр белән булачак. Җәй, “Фобос” фикеренчә, вакыты белән бик эссе булачак.


Үзәк-Урман тыюлыгының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Елена Шуйская тыюлыкта үткәрелә торган һава торышының күп еллык күзәтүләрен анализлаган һәм быел җәй уңайлы, җылы һәм уртача дымлы булачак дигән нәтиҗәгә килгән.

Фото: ua-vk.ru
https://kiziltan.ru/articles/budni/Bielgi--y-nindi-bulachak-744924/
Читайте нас: