Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
2 апрель 2021, 15:17

Чисталык көне үтте

Экология һәм безЧисталык көне үттеБашкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә вакытында шәһәр һәм авылларны кыштан соң тизрәк тәртипкә китерү өчен өмәләр үткәрергә кушты.

1 апрельдән безнең районда да чисталык көннәре үткәрелә башлады. Беренче язгы өмә зур оешканлык белән узды. Яңгыр һәм аяк астындагы кар боткасы оешмалар, авыл биләмәләре хезмәткәрләре, кушнаренколыларны куркытмады. Быел кыш карлы булды. Өмәдә катнашучылар ихаталардагы кар өемнәрен тараттылар, чүп-чарны җыеп алдылар.

Уртак тырышлык белән авыл, урам һәм ихаталарыбызны чиста һәм матур, яшәү өчен уңайлы итә алабыз.

Читайте нас: