Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 14:41

Яшь тикшеренүчеләр сынатмады

Сөенечле хәбәрЯшь тикшеренүчеләр сынатмады

Казан федераль университетында мәктәп укучыларының Н. И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия гыйльми конференциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел бәйгенең читтән торып үткәрелгән турына илнең егерме дүрт төбәгеннән тикшеренү һәм проект эшләре тәкъдим ителде.

Казандагы өч көнлек конференциянең программасы укучыларның үз тикшеренүләре нәтиҗәләре турында чыгышларыннан, танылган галимнәр белән очрашу, фикер алышу һәм үзара аралашуның башка формаларыннан торды. Проектларның күпчелеге гамәли экология, фундаменталь медицина һәм биология, химия, физика һәм астрономия, әдәбият, информатика, психология һәм башка юнәлешләргә багышланган иде.

379 укучының эшләре беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар, дәртләндерү бүләкләре белән билгеләнде.

Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең өч укучысы җиңүчеләр исемлегендә булып чыкты.

Яшь тикшеренүчеләрне һәм аларның гыйльми җитәкчеләрен җиңү белән ихлас тәбриклибез.
Читайте нас: