Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 16:09

Сусадым- сулар бирегез…

Сусадым- сулар бирегез…

Сусадым- сулар бирегез…

Илебездә 11 миллионга якын кеше начар сыйфатлы су эчәргә мәҗбүр.

22 мартта Бөтендөнья су көнен билгеләделәр. Җир шарының күп өлеше су белән капланса да, эчәргә яраклы сыйфатлы суның күләме елдан-ел кимүгә таба бара. Дөнья күләмендә су көнен аерым билгеләү, нәкъ эчәр суыбызны сакларга кирәклеген, аның тиздән җитми башлавына игътибарны җәлеп итү өчен кирәк.

Кайбер белгечләр белдерүенчә, бүген үк 1 миллиардка якын кеше туйганчы сыйфатлы су эчүдән мәхрүм. Вәзгыять шулай калганда, 2025 елга 3 миллиардка якын кеше суга интегәчәк.

Безнең халык Русиядә елга-күлләр санап беткесез, сусызлык безгә янамый дигән карашта. Күл һәм буаларыбыздагы су күләме белән эчәр су күләмен чагыштырып булмаганлыгын гына онытып җибәрәбез. Сыйфатсыз суның сыйфатсыз ризыкка караганда да зыянлырак икәнен аңлатып торырга кирәкмидер. Әйләнә-тирәбезне су уратып алса да, безнең илдә дә сыйфатсыз су кулланучылар миллионнар белән исәпләнә. Ил җитәкчелеге дә бу мөһим мәсьәләгә игътибарны елдан-ел арттырып бара. Бу тармакта хәлне яхшырту максатында “Чиста су” дип исемләнгән федераль проект та кабул ителде. “Экология” милли проектына караган “Чиста су” федераль проектын тормышка ашыруны күзәтү кысаларында Хисап палатасы тикшерүләр үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәсе бер дә куанырлык түгел. Хәзерге вакытта Русиядә 12 миллион кеше үзәкләштерелгән су челтәре белән тәэмин ителмәгән, 11 миллионы түбән сыйфатлы су кулланырга мәҗбүр. Ишегалдында – XXI гасыр, чит планеталарда су бармы икән дигән күп төрле гыйльми тикшерүләр уздыралар, космик аппаратлар җибәрәләр. Шул ук вакытта цивилизациянең төп өстенлекләре булган су челтәрләре безнең йортларга килеп җитмәгән. Ни өчен шулай соң?

Иң начары – суның бөтенләй булмавы, яисә аның эчәргә яраксыз булуы, әлбәттә.

Башкортстанда якынча 8 мең күл һәм 12 меңнән артык зур һәм кечкенә елгалар бар. Шул ук вакытта, республика халкының су белән тәэмин ителүе Русиядәге уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Су челтәрләре үткәрелгән җирләрдә дә аның сыйфаты түбән булуга зарланучылар байтак. Тоташ ил буйлап эчәр суның азая баруы, үзәкләштерелгән су челтәренең тузуы күзәтелә. Безнең Башкортстан җир катламында известь күп булу аркасында суның “каты” булуы күпләребезгә билгеле. Тәмсез тәме һәм кайнатканда ак элпә барлыкка килү – проблеманың яртысы гына. Суда тимер тозларының күплеге электр чәйнекләре һәм кер юу машиналарын сафтан чыгара. Авыл йортларында урнаштырылган котелларга юшкын утырып тиз арада тузып ватыла. Начар суның безнең организмга ничек тәэсир иткәнлеген аңлатып торасы да юктыр. Табиблар бөерләренә таш җыелган авыруларның артуы хакында сөйлиләр. Монысы – күзгә күренгән, сизеп алып була торган чирләрнең берсе генә. Еллар дәвамында түбән сыйфатлы су куллануның начар йогынтысын фаразларга гына кала. Күпләр үз җир биләмәләрендә кое казыта башладылар. Бу – проблеманы чишүнең бер юлы, әлбәттә. Әмма кое казып та суның сыйфатлы булмавы ихтимал, бөтенләй су чыкмаган урыннар да еш очрый. Аннары кое казыту күп кенә матди чыгымнар таләп итә һәм бар кешенең дә хәленнән килми. Русиядә күпме кешенең сыйфатлы сузсыз яшәгәнлеге төгәл генә билгеле түгел, чөнки төрле дәүләт оешмалары аны үзләренчә исәпли. Русиянең су белән тәэмин итү һәм су челтәре сузу ассоциациясе директоры Елена Довлатова:

– Су үткәргечләрнең 40 процентын кичекмәстән алмаштырырга кирәк. Күп җирдә узган гасырның 60 нчы елларында сузылган һәм тутыгып, тишелеп беткән тимер торбалар файдаланыла. Су җиргә ага һәм бу югалтуларны гади кулланучылар җилкәсенә салалар. Уртача алганда, ел саен барлык су белән тәэмин итү челтәренең 1 проценты гына алмаштырыла. Хәл яхшыга үзгәрә башласын өчен кимендә 3 процентын алмаштыру сорала. “Чиста су” федераль программасы моңа аерым басым ясамый. Ул беренче чиратта челтәрләргә бирелгән су сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Яңа магистраль суүткәргечләр төзүгә акчалар бүлеп бирү хакында анда бернәрсә дә ачыклап әйтелми. Шуңа күрә дә коммуналь хезмәтләр үз ихтыяры белән яңа су челтәрләре төземи. Моңа аларның матди мөмкинчелеге дә юк. Шуңа күрә су белән тәэмин итү тармагы килмешәк хәлендә кала. Мондый караш дәвам иткәндә яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе күп елларга сузылачак әле. “Чиста су” федераль программасына кичекмәстән төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертергә кирәк, – ди.

Су тармагында күп еллар эшләгән белгечнең нәтиҗәләре бәхәссездер дип уйлыйм.

Суга тарифлар даими артып торса да, аның сыйфаты мактанырылык түгел. Соңгы 2-3 ел эчендә су челтәрләре яңартыла башласа да, яңа торбалардан да эчәргә яраксыз су килә. Мәсәлән, мин яшәгән авылда да барлык су челтәрләре, су станциясе корылмалары өр-яңа. Әмма мең ярым хуҗалыгы булган авылдагы су эчәргә яраксыз. Әлеге дә баягы, су өстендә известь йөзеп йөри. Нәтиҗәдә авыл халкы суны 20 литрлы конистрларда сатып алырга мәҗбүр. Иң аянычлысы шунда, сатып алган суга да ышаныч юк бит. Моны Роскачество оешмасы тикшерүләре дә далилләп тора. Бу турыда күптән түгел кулланучылар хокукларын яклау иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Павлов болай диде:

– Шешәгә тутырылган су сату – XXI гасырның иң зур мошенниклыгы. Илдә йөздән артык компания су белән сату итә. Алар кулланучыларның сәламәт яшәү рәвешен кайгырткан булып кыланалар һәм су бәяләрен дистәләрчә тапкыр арттыралар. Табигатьтән алынган һәм бар халык байлыгы булган суны бензин бәясенә сата башладылар. Шул ук вакытта аның 75 процентына кадәр өлешенең сыйфатсыз икәнлеге ачыклана. Суның 80 проценты законсыз әйләнештә йөри. Димәк, аны сатудан кергән акчалар дәүләткә түгел, ә кемнеңдер шәхси кесәсенә керә. Роскачество тикшерүләре вакытында билгеле шифаханәләр һәм Сочи төбәкләреннән китерелгән су составында үзәкләштерелгән челтәрләдәге суны чистартуда кулланылган хлор табалар. Бүгенге көндә елына дөнья буенча 460 миллиард литр су сатыла. Русиядә 7 миллион литр. Кемнәрдер триллион сумнар белән исәпләнгән керем ала. Ил байлыгы белән шәхси эшкуарлар идарә итә.

Русиянең эчәр суга контроль-сынау үзәге директоры Юрий Гончар бу тармактагы алдашуларын тагын да яхшырак белә.

–Без минераль суларны тикшергәндә аларның 67 проценты ялган булуын ачыклыйбыз. Төгәлрәк әйткәндә, су гади краннан алып тутырылган һәм газ өстәлгән. Монысы да бик хәвефле түгел әле, иң куркынычы пластик шешәләр. Эшкуарлар түбән сыйыфатлы пластик шешәләр сатып алып суны шуларга тутыралар. Анда фенолдан башлап нинди генә химик матдәләр бүленеп чыкмый. Дөресен әйткәндә, күп очракта краннан алган су шешәдәгедән күпкә сыйфатлырак. Чөнки водоканаллар санитар эпидемологик таләпләрне үтәп, көненә берничә тапкыр тикшерүләр үткәрәләр. Ә эшкуарларны хәзер 3 елга бер генә тикшерләр. Шушы вакыт эчендә алар миллионлаган сум акча эшләп өлгерә. Иң кызганычы, шушы вакыт аралыгында алар сыйфатсыз су сатып күпме кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әйткәнемчә, 2019 елдан “Чиста су” дип исемләнгән федераль программа эшли. 2024 елга кадәр Башкортстанда эчәр су белән тәэмин итү корылмаларын реконструкцияләүгә һәм төзүгә 4 миллиард 254 миллион сум акча каралган. Аның 4 миллиард 169 миллион сумы федераль бюджеттан бүленә. Федераль программаны тормышка ашыру кысаларында республиканың 54 торак пунктында якынча 200 мең кеше сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк. 2021 елда Уфа районындагы Комлыкүл, Горново, Красный яр, Якшиваново, Карюгино авылларында яңа су объектлары сафка басачак. Чишмә район үзәгендә, җәй көннәрендә су куллану арткач, тузган су челтәрләре аша пычрак су үтеп керә башлый икән. Анда зур эшләр башланачак. Стәрлетамакта мембраналы су чистарту корылмасы урнаштырылачак. Әлшәй һәм Чакмагыш районнарында су чистарту корылмалары төзү буенча зур эшләр башкарылачак. Кыскасы, 2024 елга кадәр республика халкының 92,5 проценты чиста һәм сыйфатлы су белән тәэмин ителергә тиеш.

Читайте нас: