Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 16:10

Радий Хәбиров: “Пассажирлар йөртү базарында тәртип булырга тиеш”

Радий Хәбиров: “Пассажирлар йөртү базарында тәртип булырга тиеш”

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан җәмәгать транспортында касса техникасын куллану һәм юл хакын акча күчерү юлы белән түләү мәсьәләләре тикшерелде. Аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Республика җитәкчесе кушуы буенча салым органнары җәмәгать транспортында контроль-касса техникасын куллануны тикшерүне дәвам итә. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Вахитов хәбәр итүенчә, 2021 елның 2 февраль - 25 март аралыгында ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә 150 рейд үткәрелгән, 65 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Моннан тыш Башкортстан территориясендә эшләүче барлык пассажир ташучыларны тикшерү планлаштырыла.

Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков хәбәр итүенчә, 2020 елда Башкортстанның пассажирлар ташу базарында юл хакын акча күчерү юлы белән түләү өлеше 22 процентка арткан һәм 68 процентка җиткән. Мондый түләүләрнең яртысыннан күбрәге “Алга” картасы ярдәмендә башкарыла.

Салым хезмәтенең контроль рейдлары теркәлгән сәфәрләрнең сизелерлек артуына китерде. Машина йөртүчеләр пассажирларга касса чекларын ешрак бирә башлады. Элек “Алга” транспорт картасы проектында катнашудан баш тарткан пассажир ташучылар хәзер аңа кушылу өчен гаризалар бирә.

Виктор Жульков : “Контроль чаралар пассажирлар ташу базарына уңай тәэсир итә, әмма пассажир йөртүчеләрнең шактый өлеше табышларын яшерүен дәвам итә, пассажирларны касса чеклары бирмичә генә, тере акча түләргә мәҗбүр итә.

– Бу тәрбия эше, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Аңламаганнарга штраф салыгыз. Бездә тәртип булырга тиеш.

Читайте нас: