Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 15:26

"Моңга бай гармун бәйрәме"ндә катнашыгыз!

"Моңга бай гармун бәйрәме"ндә катнашыгыз!

Фатыйх Икъсанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» республика гармун бәйрәме гаризалар кабул итә башлады. Быел проект 28-29 май көннәрендә Яңавыл шәһәрендә үткәрелә.

Анда катнашу өчен солист-тальянчылар, гармунчылар, гармунчылар ансамбльләре (балалар, һәвәскәрләр, профессиональ төркемнәр) һәм милли уен кораллары осталары чакырыла.

Катнашучылар ике яшь категориясендә осталыкларын күрсәтәчәк: 17 яшькә кадәр һәм 17 яшьтән өлкәнрәк. Һәр башкаручы 10 минутлык ике конкурс әсәре әзерли. Конкурсның репертуары ирекле рәвештә сайлана.

Беренче сайлап алу туры (март-апрель) Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә фольклор бәйрәмнәре һәм милли музыка кораллары осталарының күргәзмәләре формасында үткәрелә.

Икенче тур - 2021 елның 28-29 маенда Яңавыл шәһәрендә үтәчәк. Программада: музыка уен коралларында башкаручылар конкурсы һәм конкурста җиңүчеләрнең Гала-концерты.

Проектның максаты - инструменталь башкару традицияләрен, гармунда һәм башка музыка уен коралларында уйнау сәнгатен пропагандалау һәм үстерү, иҗади яшьләрнең музыкаль-инструменталь иҗатка кызыксынуын арттыру.

Оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Яңавыл районы хакимияте.

Катнашу өчен гаризалар 20 майга кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: [email protected] кат [email protected].

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 289-65-50, 8 (34760) 5-45-48, 5-45-74.

Фото: skybeat.ru

Читайте нас: