Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 16:11

Үлгән кешене тапмаганнар...

Үлгән кешене тапмаганнар...

Уфада коточкыч фаҗига булды, дип хәбәр итте мәгълүмат чаралары.

Җинаять шәһәрнең Октябрь районында теркәлгән, имеш. Янәсе, анда коралланган егет бертуганының кызының гомерен өзә: берничә тапкыр аның күкрәгенә пычак кадый.

Куркыныч хәлнең сәбәбе әлегә билгесез, дип язалар.

Вакыйга урынына тикшерүчеләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән... тик үлгән кешене дә, кан эзләрен дә тапмаган.

Ә аларны чакыручы егет бик сәер күренгән. Баксаң, ул җан авырулы кеше икән. Аны табибларга тапшырырганнар.

Фото: мк.ру

Читайте нас: