Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
31 март 2021, 15:25

Ана капиталын ипотека түләүгә тотынуны тыймакчылар

Ана капиталын ипотека түләүгә тотынуны тыймакчылар

Дәүләт думасында ана капиталын ипотека түләүгә тотынуны тыймакчы булалар. Һәрхәлдә, бу темага әлеге вакытта җитди сөйләшүләр бара.

Русия парламентында ипотека түләүгә ана капиталын файдалануны туктатмакчылар. Бу очракта кулланучылар кредит кооперативларында (КПК) алынган ипотека заемнарын ана капиталы белән каплау турында сүз бара.
Депутатлар әйтүенчә, кулланучылар кооперативлары ана капиталын акчага әйләндерү белән шөгыльләнә һәм үзләренә комиссия алып кала.
Яңа закон проектын Дәүләт думасына язгы сессиядә кертмәкчеләр. Үзәк банк хәбәр итүенчә, кулланучылар кооперативларын ана капиталын файдалану программасыннан төшереп калдырганчы, җентекле тикшерү эше башкарылачак.

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы тагын 3,7 процентка артты һәм аның күләме беренче балага - 483,8 мең сум, икенче балага 639,4 мең сум тәшкил итә. Әлеге сумманы күпчелек гаиләләр торак шартларын яхшыртуга юнәлтүе билгеле.

Фото: realty.rbc.ru

Читайте нас: