Яңа көн
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2021, 15:30

"Үзегезне саклагыз!"

"Үзегезне саклагыз!"

Республика Башлыгын чиновникларның коронавирус инфекциясеннән вакцина кадатырга ашыкмаулары борчый.

Кичә Аскын районында район башлыгы Ришат Дихинны җирләделәр. Яшь башлык коронавирус нәтиҗәсеннән вафат булды. Шул уңайдан Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә үз кул астындагыларга мөрәҗәгать итте.


Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, авыру - шактый мәкерле, ул авыр нәтиҗәләргә китерә.

"Ришат Дихин ел башында коронавирус белән авырый. Аннары терелә. Ә аның нәтиҗәләре барыбер "куып җиткән". Мин моны нигә әйтәм? Ни өчен вакцина ясатмыйсыз? Илшат Азамат улы (Таҗетдинов, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры) менә дәваханәдә ята. Сезнең сәламәтлегегез - халык сәламәтлеге. Бу чир авыр нәтиҗәләргә китерә. Авырудан соң күпләр аның нәтиҗәләреннән интегә. Үзегезне саклагыз, җаваплы карагыз", - диде Радий Хәбиров.

Читайте нас: