Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2021, 10:05

РУСИЯДӘ ЯҢА НАГРАДА БАРЛЫККА КИЛДЕ

РУСИЯДӘ ЯҢА НАГРАДА БАРЛЫККА КИЛДЕ

Төньяк флот су асты көймәләрендә хезмәт итүче экипаж әгъзаларының хатыннары өчен махсус бүләк булдырган. Бу хакта флотның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Су асты көймәсендә хезмәт итүченең атказанган хатыны” медале 10 елдан да ким булмаган никахта торган подводник-хәрбиләрнең хатыннарына тапшырылачак. Моннан тыш, аны шулай ук хәрби хезмәткәрнең тол хатынына да тапшыра алалар.

“Су асты көймәсендә хезмәт итүченең атказанган хатыны” медале белән беренче бүләкләү 19 мартта, подводникларның һөнәри бәйрәмендә узды. Барлыгы 150гә якын кеше бүләкләнгән.

Читайте нас: