Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2021, 15:31

"Күсәк күтәреп килгән була идем..."

"Күсәк күтәреп килгән була идем..."

Оператив киңәшмәдә республика Башлыгы күпфатирлы йортларны ремонтлаудагы җитешсезлекләргә тукталды.

Күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы буенча фикер алышканнан соң, төбәк Башлыгы, кул астындагыларның докладларыннан чыгып, ул бәхетеннән яшьләрен сөртергә тиеш, диде. Әмма чынлыкта хәлләр алай ук куанычлы түгел.

Әйтик, Стәрлетамакта объектка йортларны ремонтлау буенча кирәкле белеме булмаган кешеләр килгән. Ул гына да түгел, компаниядә бер үк вакытта барлык объектларны да колачлау өчен кешеләр җитәрлек булмаган.

"Түбәне ремонтлау - квалификацияле бурыч. Шпана җыйганнар. Түбә ремонтлау 2020 елның августында башлана. Бер үк вакытта бу искиткеч кешеләр 11 түбәне сүткән. Гомумән алганда, объектлар арасында даими рәвештә хәрәкәт итүче 15 кешелек бригада эшләгән. Явым-төшем нәтиҗәсендә 130 фатирны су баскан. Ремонт октябрьгә кадәр дәвам итә. Аңлавымча, "Стройресурс" быел майлы калҗага ия булды. Бу җәһәттән минем хакимияткә, үземнең контроль идарәгә кагылышлы сорауларым бар. Бу хәлләрне белсәм, мин анда күсәк күтәреп килгән булыр идем..." - диде Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта мондый проблемалар Стәрлетамакта гына түгел башка объектларда да күзәтелә. Ә төбәктә күпфатирлы йортларны ремонтлауга ел саен өчәр миллиард сум акча бүленә...

Фото: башньюс

Читайте нас: