Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2021, 10:03

Егетләр хезмәткә китәр чак җитә...

Егетләр хезмәткә китәр чак җитә...

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Кораллы Көчләре Генераль штабының Төп оештыру-мобилизацияләү идарәсе начальнигының беренче урынбасары, Русия Герое, генерал-лейтенант Дмитрий Касперович белән очрашты.

Д. Касперович 29 -31 мартта РФ субъектлары арасында хәрби хезмәткә әзерләү буенча оештырылган конкурс кысаларында Генштабның төбәкләрнең әзерлек эшләрен тикшерүче Үзәк конкурс комиссиясен җитәкли.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан бу юнәлештә Үзәк хәрби округ составына кергән 29 төбәк арасында иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Республикабыз Русия Президенты В. Путин куйган чакыру буенча планны уңышлы үтәде. 2020 елда Русиянең Кораллы Көчләр сафларын республикадан 9 меңнән артык призывник тулыландырды. Хәзер Башкортстан федераль конкурста җиңү яулау өчен көрәшә.

-Башкортстанда хәрби хезмәткә әзерләү буенча зур эш алып барыла, - диде очрашуда Д. Касперович.- Бу көннәрдә без берничә чакыру пунктларында булып, урындагы комиссияләрнең эшен бәяләячәкбез.

Читайте нас: