Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2021, 15:32

Берсе икенчесенә юл бирмәгән

Берсе икенчесенә юл бирмәгән

Иглин районында 30 март төнендә Ленин урамында теркәлгән авариядә кечкенә сабый каза күргән.

БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясененең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер версия буенча, Nissan Qashqai руле артындагы Иглинда яшәүче ир "Лада Гранта"га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешкән.

Юл һәлакәтендә "Лада"ның 5 яшьлек пассажиркасы зыян күргән. Ярый әле ул махсус кәнәфидә булган – ул аны җитди җәрәхәтләрдән саклап калган.

Медицина тикшерүе үткәч, гаепле булуы ихтимал водительнең исереклеге ачыкланган, прибор 0,796 мл/л күрсәткән.

Әйткәндәй, БРның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары руль артында исерек килеш тотылган водительләрнең машиналарын тартып алу турындагы закон проектын Дәүләт думасына юнәлтте. Аны кабул итәрләрме-юкмы?!.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: