Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2021, 19:26

Туберкулезга каршы прививка коронавирустан да саклый!

Туберкулезга каршы прививка коронавирустан да саклый!

Билгеле табиб, телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Александр Мясников туберкулезга каршы ясалучы прививка коронавирус инфекциясеннән дә саклый, дип белдергән.

БЦЖ прививкасы туберкулезга каршы имммунитет барлыкка китерә. Ә менә хәзер әлеге вакцинаның коронавирус инфекциясеннән дә саклавы билгеле булган. Александр Мясников яңа туган балаларга мотлак рәвештә БЦЖ прививкасын ясатырга кирәк, ди. Туберкулез киң таралган хәвефле авыру, аңа бигрәк тә балалар организмы тиз бирешә. Узган гасырның егерменче елларына кадәр, бу прививка барлыкка китерелгәнче, әлеге авырудан бик күп гомерләр өзелгән.

Мясников әйтүенчә, безнең илдә, БЦЖ прививкасы сабыйларга бала тудыру йортында ук ясалган өчен дә коронавирустан үлүчеләр саны, башка илләргә караганда, күпкә азрак. Шуның өчен әти-әниләргә балаларына әлеге вакцинаны кадатудан баш тартырга кирәкми. Туберкулезга каршы ясалган прививка коронавирустан гына түгел, башка бихисап инфекцияләрдән дә сакларга сәләтле, ди табиб.
Ә өлкәннәргә инде ковидка каршы махсус вакцина ясату зарур.

Фото: spbniif.ru

Читайте нас: