Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2021, 16:00

Путинның сунарчы киеме күпме тора?

Путинның сунарчы киеме күпме тора?

Ателье хуҗасы серне чишкән.

Русия Президенты Владимир Путинның тайгада ял иткәндә кигән сунарчы костюмын 150 мең сумга тектерергә мөмкин, дип хәбәр итә "РИА Новости". Бу хакта Санкт-Петербургтагы Күн һәм мех остаханәсе директоры Евгения Морозова сөйләгән. Аларның ательесы шуңа охшаш костюмнарның бер партиясен 3,5 ел элек әзерләгән булган.

Моңа кадәр Кремльнең матбугат хезмәте Путинның тайгада ничек ял иткәнен күрсәткән видеокадрлар тараткан иде. Аннан күренүенчә, ил Президенты һәм оборона министры Сергей Шойгу сарык тиресеннән тегелгән бер төрле костюмнар кигән иде.

Моңа охшаш костюмнар остаханә сайтындагы “Портфолио” бүлегендә тәкъдим ителә. Морозова белдерүенчә, уртача ир-егет гәүдәсенә мондый киемне тегү якынча 150 мең сум тора. Материал — 100 мең сум, калганы останың хезмәте өчен.

Остаханә директоры ил җитәкчесендә нәкъ аларның костюмы икәнен төгәл әйтә алмый, ләкин бик охшаганын билгели. Берничә ел элек аларның ательесына шәхси клиент шундый костюмнарның бер партиясен тегүне сорап мөрәҗәгать иткән. Тегүчеләр, вакытында өлгерергә тырышып, ашыгып эшләгән, чөнки мондый киемне тегү бик катлаулы.

Фото: tvrain.ru
Читайте нас: