Озын кыштан соң, язга таба кеше организынмда витаминнар азая башлый. Шуның өчен күбрәк яшелчә-җимеш ашарга кирәк, диләр.
Ләкин нәкъ шушы вакытта аларга хаклар арта башлый. Башстат тикшерүләре буенча, узган атнада республикада яшелчәләрнең бәяләре күтәрелгән.
Барыннан да бигрәк кишер кыйммәтләнгән – аны хакы 7,2 процентка арткан һәм бүген бер килограммы 39 сум тора.
Икенче урында кәбестә килә: бәясе, 4,1 процентка артып, 21 сумга җиткән.
Өченче баскычта – 3,3 процентка арткан суган тора: хәзер аның бер килограммы 29 сумга баса.
Шулай ук тавык йомыркасына да хаклар арткан. Бер дистәсе уртача 75 сум тора. Бәрәңгенең килосын 33 сум тирәсенә саталар.
Ә менә кара чәй, бодай оны һәм стерильләштерелгән сөт хаклары, киресенчә, чак кына булса да, түбәнәйгән, ди.