Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2021, 16:02

Балаларга – 10 мең сум

Балаларга – 10 мең сум

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәр балага өстәмә акча түләргә тәкъдим итә.

Бу хакта ул instagramда туры эфирда белдерде.
«Тиздән Мишустин белән очрашачакмын. Аннан тагын бер кат балы гаиләләргә һәр балага бер тапкыр 10 мең сум акча түләүләрен сорыйм", - диде Жириновский.

Депутат шулай ук Мишустиннан эшләмәүче гражданнарга пенсияләрне индекслауны һәм пенсия яшен киметүне сораячак. Жириновскийның Русия Премьер-министры белән очрашуы Хөкүмәтнең узган елдагы эше турындагы хисабы алдыннан апрель башына планлаштырылган.

Социаль анализ һәм фаразлау институты директоры Татьяна Малева фикеренчә, бары тик мохтаҗ гаиләләргә генә 10 мең сум акча түләргә кирәк. «Моңа мохтаҗ балалы гаиләләр бар, аларга ярдәм итәргә кирәк. Керемнәре югары булган гаиләләр дә бар. Аларга ярдәм итәргә кирәкми. Мондый түләүне максатлы режимда гына эшләргә, бу акчаларны бик мохтаҗларга гына түләргә кирәк. Әгәр шулай эшләсәң, бу ярдәм суммасы 10 мең генә түгел, ә күбрәк булырга мөмкин», - дип сөйләде Малева.

Фото:pixabay.com.

Читайте нас: