Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 март 2021, 11:26

Владимир Путин коронавируска каршы прививка ясатачак

ОфициальноВладимир Путин коронавируска каршы прививка ясатачак#ВладимирПутин

Ул бу хакта кичә белдерде. Дөрес, Русия Президентының нинди вакцинага өстенлек бирәчәге билгеле түгел. Путинны вакциналаштыру телевизион камералардан читтә үтәчәк. Бу хакта һәм Русиянең башка җитәкчеләренең прививка ясатулары турында тулырак – сайтта!

Хакимият органнары Президент Владимир Путинның карарыннан соң илдә коронавирустан вакциналаштыру темплары тизләнер дип өметләнә. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Владимир Путин 23 мартта прививка ясатачагы турында кичә игълан итте. Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Президентны вакциналау процессы халыкка күрсәтелмәс, мөгаен.

Русия халкын коронавируска каршы күпләп вакциналаштыру эше 18 гыйнварда башланды. Бүгенге көнгә илдә COVID-19га киртә булырлык өч вакцина теркәлгән: Н.Ф. Гамалеи үзәге эшләгән «Спутник V», «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона» һәм М.П. Чумаков исемендәге үзәктән «КовиВак» вакциналары.

Әле 2020 елның август аенда ук Владимир Путин кызларының берсе эксперимент кысаларында Русия вакцинасы белән прививка ясатуы турында әйткән иде. Декабрьдә дәүләт башлыгы үзенең яшь категориясендәге гражданнар өчен вакцина алу мөмкинлеге туу белән, прививка ясатырга ниятләве хакында белдерде. Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен вакцина куллануны декабрь ахырында хуплады.

Февраль башында Русинең Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев COVID-19дан вакцина алуы турында игълан итте. Март аенда исә Русия Үзәк Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина да 2020 елның декабрендә үк прививка ясатуы хакында белдерде.

Русиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итүенчә, июнь аена илдә 30 миллион кешене вакциналаштыру планлаштырыла. Әлегә 6 миллионнан артык русиялегә коронавируска каршы прививка ясалган.

Фото: stolica-s.su
Читайте нас: