Яңа көн
-10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:44

Уфа – Янаул юлында юл фаҗигасе

Уфа – Янаул юлында юл фаҗигасе

Башкортстанның Бөре районында,Уфа-Яңавыл трассасының 72 километрында Борай районының 30 яшьлек водителе Рено машинасында Пермь ягыннан каршы юлдан килүче MAN машинасы белән бәрелешә. Аннан соң ул 20 тонна ашлык белән төялгән КамАЗга бәрелә. Авариядән соң җиңел машина йөртүчесе җәрәхәтләрдән вакыйга урында үлә, аның 34 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатыла. MAN йөртүчесенә шулай ук ​​медицина ярдәме күрсәтелә.

"КамАЗ" йөртүчесе әйтүенчә, Рено шоферы узырга чыга, әмма үз юлына кире кайтырга өлгерә алмый.

“Полиция хезмәткәрләре юл өслеген тикшерделәр, җитешсезлекләрне ачыкладылар, юл өслеге калын кар белән капланган. Бу юл өчен җаваплы кешеләр һәм юридик затларга эшчәнлегенә карата тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә аларны “юл хәрәкәте вакытында юл хәвефсезлеген тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен” маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарттыру турында карар кабул ителергә мөмкин.

Чыганак: Башинформ
Фото: ЮХХДИ
Читайте нас: