Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:43

Радий Хәбиров: Һәрвакыт хезмәт сөючәнлек мисалы булдыгыз

Радий Хәбиров: Һәрвакыт хезмәт сөючәнлек мисалы булдыгыз

Бүген, 21 мартта, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен үзләренең һөнәри бәйрәмәрен билгели.

Радий Хәбиров аларга котлау сүзләрен җиткерде. Быел республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына 30 ел тула.

"Бу датаны лаеклы нәтиҗәләр белән каршылыйсыз. 30 меңләп торак-комуналь хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең авыл-шәһәрләр, предприятие һәм социаль учреждениеләр җылылык, су, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән. Шуның белән сез икътисадыбыз һәм социаль өлкәне ныгытуга, кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүгә зур өлеш кертәсез, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе. - ТКХ өлкәсендәге эш югары профессиональлек, зур компетенция таләп итә. Коммуналь хезмәтләргә еш кына тәүлек әйләнәсенә катлаулы һава торышы шартларында эшләргә туры килә. Киеренке һәм җаваплы хезмәтегез өчен зур рәхмәт!"

Чыганак: bashinform.ru
Фото: О. Яровиков.
Читайте нас в