Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:51

НЕФТЕКАМАДА САРЫ КАР ЯУГАН...

НЕФТЕКАМАДА САРЫ КАР ЯУГАН...

Гадәти булмаган табигать күренеше халыкны шаккатырды.

Республика шәһәрләренең берсендә яшәүчеләр гадәти булмаган күренешкә тап булган. Кичә Нефтекама халкы социаль челтәрләрдә шәһәрдә сары кар явуы турында хәбәр таратты. Алар үз сүзләрен фоторәсемнәр белән дә ныгыткан.

"Бүген Ульяновск өлкәсеннән дә шундый ук хәбәрләр килде. Галимнәр моны Кытайдагы ком давылы нәтиҗәсе дип фаразлый", — диләр шаһитлар.

Бу хакта язган “Башинформ " агентлыгы эколог Денис Насыйровка аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән.

“Бу, бәлки, комлы тузан, тимер оксидлары, башка нәрсә дә булырга мөмкин. Аны ачыклау өчен пробалар алырга һәм составын билгеләргә кирәк — бары тик шул чакта гына бу матдәнең каян килеп чыгуын аңлап булачак, — дип белдерә эколог. — Кытайдан булуы шикле, җил көньяктан исә, әмма бик көчле түгел".

Фото: gazetabalakovo.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Neftekamada-sari-kar-yaugan-725037/
Читайте нас: