Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:53

Лаеклылар бүләкләнде

Лаеклылар бүләкләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантаналы чара Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан үтте. Р адий Хәбиров үз чыгышында: “Бүген хезмәтләре белән туган Башкортстаныбызның күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә тырышлык салучы чын-чынлап талантлы, иҗади кешеләрне бүләклибез”,- дип белдерде.

2020 ел илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңү яулавына 75 ел тулу белән билгеләнде. Барлык мәдәният учреждениеләре актив рәвештә концертлар, күргәзмәләр, флешмоблар үткәрде. Пандемиягә карамастан, республика бу зур бәйрәмне лаеклы билгеләде һәм кадерле ветераннарга хөрмәт күрсәтте.

Республика Башлыгы бу катлаулы чорда шулай ук волонтерлар буларак та хезмәт салган мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм ел саен Башкортстанда ел саен һөнәри осталык конкурслары, күпсанлы фестивальләр үтә, дип белдерде. Ел саен 40 мәдәният хезмәткәре һәм 50 авыл мәдәният йортлары дәүләт ярдәмен ала.

Радий Хәбиров барлык мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар, саулык, иминлек, тынычлык, изгелекләр теләде. Бүген 60 мәдәният хезмәткәре дәүләт бүләкләренә ия булды.

Читайте нас: