Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:46

Күзенә җеннәр күренгән

Күзенә җеннәр күренгән

Уфаның Киров районында 33 яшьлек ирне полиция хезмәткәрләре кулга алган. Ул бер катлы торак йортка ут төртүдә гаепләнә.

Бина янган һәм эчендәге әйберләре дә юкка чыккан. БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тоткарланучы үзенең исерек булуы һәм күзләренә җеннәр күренә башлавы турында сөйләгән. Егет аларны куып чыгарырга теләгән, әммә "тегеләр" тыңламаган. Шуннан ул озын-озак уйлап тормаган, түбә башына менеп йортка ут төрткән.

«Полицейскийлар шикләнелүчене кулга алганнар һәм бу аяныч хәлне тикшерү өчен аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Шулай ук психиатр һәм табибларга да күрсәткәннәр», - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Чыганак: Башинформ
Читайте нас: