Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:40

Халык санын алуга бәйле биш төп уйдырма

Халык санын алуга бәйле биш төп уйдырма

Яки алда торган мөһим кампаниянең чын асылы һәм өстенлекле максатлары турында нәрсәләрне белү зарур?

Инде ике тапкыр кичектерелгән Бөтенрусия халык санын алу быел көз узачак. Ничек үзаллы исәпкә алынырга, җавапларыбызны кем күрәчәк һәм бу, гомумән, ни өчен кирәк? Түбәндә шушы сорауларга җавап табарсыз.

1. Өйдә исәпкә алучыны көтеп утырырга туры киләчәк

2021 елдагы халык исәбен алу тарихта беренче тапкыр санлы рәвештә үткәреләчәк! Республиканың һәр кешесе үзе өчен уңайлы вакытта планетаның теләсә кайсы ноктасыннан исәпкә алына ала. Беренчедән, “Минем документларым” күпфункцияле үзәк аша, икенчедән, “Дәүләт хезмәтләре” кушымтасы аша — компьютердан яки кесә телефоныннан, анысы мөһим түгел. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
— Дәүләт хезмәтләре сайтында авторизация үтәргә;
— “Халык санын алуны узарга” бүлеген сайларга (ул халык санын алуны уздыру вакытына барлыкка киләчәк);
— барлык сорауларга да җавап бирергә. Үзегезне генә түгел, сезнең белән бер фатирда яшәүче башка кешеләрне дә исәпкә алырга мөмкин. “Тәмам” дигән кнопкага басарга.
Сорауларга җавап биргәннән соң, гаиләнең һәр әгъзасына уникаль код җибәрәчәкләр, ул сездән икенче тапкыр сорашып белешмәсен өчен моны җанисәп алучыга күрсәтергә кирәк булачак.
Бу — мөһим! Әгәр сезгә шалтыратып, телефон аша исәп алу үтәргә тәкъдим итәләр икән, шунда ук трубканы куегыз, чөнки бу — алдакчылар! Исәпкә алуның мондый ысулы юк, һәм сездән конфиденциаль мәгълүматны алырга тырышачаклары көн кебек ачык.

2. Торак һәм керемнәрең турындагы мәгълүмат салым хезмәтенә тапшырылачак

Чыннан да, күпләр исәпкә алудан соң салым инспекторы килер һәм өстәмә салым түләүне таләп итәр дип курка, чөнки син икенче эшеңне күрсәтәсең яки кемдер фатирны арендага бирүегезне яки пропискасыз фатирда яшәвегезне беләчәк. Нигә әле бик үк күңелле булмаган дөреслекне сөйләргә, соңыннан аның өчен күпме вакыт, көч һәм нервылар сарыф ителәчәк бит?
Чынбарлыкта бу һич алай түгел. Беренчедән, закон буенча, барлык мәгълүматлар да конфиденциаль һәм читкә чыгарылмый. Икенчедән, исәпкә алу кәгазьләрендә башкачарак сораулар урын алган: сезнең белемегез һәм гаилә хәлегез нинди, нәрсәгә яшисез, йортыгыз ничәнче елда салынган, ничә бүлмәле һәм башкалар. Ә менә сезнең мөлкәтегез нинди, күпме акча эшлисез һәм бу фатир кемнеке — андый сораулар булмаячак, шуңа күрә борчылырга кирәкми. Өченчедән, барлык мәгълүматлар сезнең сүзләрегездән языла, бернинди раслаучы документлар күрсәтергә дә кирәкми, ә мәгълүматны исемнәрсез аноним рәвештә гомумиләш­терәчәкләр.


3. Исәпкә алу илдә күпме кеше яшәвен санау өчен кирәк

Даими яшәүче кешеләрне, командировкага килүчеләрне һәм чит илгә киткән туристларны, Русиягә даими яшәргә күчеп килүчеләрне һәм чит ил кешеләрен яисә яшәү, уку урыны, эш эзләүчеләрне исәпләячәкләр. Барысы да санлаштырылу һәм компьютерлаштырылу сәбәпле, аларны шул ук ЗАГС, салым хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат­лары буенча җиңелрәк һәм арзанракка исәпләргә дә мөмкин.
Хәзерге Русиядә әлеге вакытта кем һәм ничек яшәвен аңлау күпкә мөһимрәк. Гражданлык һәм катнаш никахлар саны, эшкә баруның күпме вакыт алуын, кешеләрнең нинди чит телләрне белүе һәм нинди телдә сөйләшүләре, торак шартлары — дәүләт базаларында боларның берсе дә юк, моны җанисәп нәтиҗәсендә генә ачыкларга мөмкин.
Алынган мәгълүматны галимнәр эшкәртә. Бу гади кызыксыну өчен түгел. Алынган саннарны практик максатларда кулланалар — кем өчен, кайда һәм нәрсә төзергә кирәк, нинди төбәккә күпме акча җибәрергә, җәмгыятьтә нинди процесслар бара. Гади мисал: соңгы ике исәпкә алу нәтиҗәләрен чагыштыру авыл җирендә халык саны кыскаруның чын күләмнәрен күрсәтте. Шуны исәпкә алып, дәүләт ФАПларны тергезү программасын башлап җибәрде, авылда эшләргә теләгән табибларга һәм укытучыларга миллион сум күләмендә акча бүлә, газ кертүне активлаштырды, фермерларга һәм “авыл ипотекасы”на субсидия бирә башлады. Нәтиҗәне соңрак күрербез — әлеге һәм, мөгаен, киләсе җанисәп мәгълүматлары буенча.


4. Милләтне исемлектә күрсәтелгәннәр арасыннан гына сайларга мөмкин

Үткән халык санын алу Башкортстанда 162дән артык милләт вәкиле яшәвен күрсәткән, алар арасында 18 америкалы, өч африкалы, бер көньяк африкалы (рәсми исәптә шулай язылган), ике ильтемен вәкиле (бу Камчатка ярымутравының төп халкы), җиде чукча һәм хәтта бер маори — Яңа Зеландиянең төп халкы – булган. Һәм бу исемлеккә әле джедаилар, Ваканда юлбашчылары, тролльләр, гномнар һәм эльфлар кермәгән.
Исәп алу кәгазенең “Сезнең милләтегез” дигән пункты — ачык, ягъни бернинди “рөхсәт ителә торган” яки “ярамый торган” җавап вариантлары юк. Һәркем үз милләтен үз теләгеннән чыгып сайлый. Исәп алучыларга төрле сораулар бирү яки җавапларны шик астына кую тыела.
Бу елның мөһим яңалыгы: хәзер сез берничә милләтне һәм өйдә сөйләшкән ике, өч яки хәтта дүрт вариант туган телне күрсәтә аласыз.

5. Студентларны мәҗбүриләячәкләр

Башкортстанда халык санын алуда катнашу өчен барлыгы 10 меңгә якын кешене җәлеп итү планлаштырыла. Һәркем үз районында якынча 550 кешедән сорашырга тиеш булачак. Һәр кешене сораштыру якынча 10-20 минут вакытны алачак. Сорауларга 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем, яисә гаилә әгъзаларының берсе җавап бирә ала. Күпләрнең сорауларга онлайн җавап бирүен исәпкә алганда, эш күләме үзгәрәчәк. “Имин булмаган” фатирларга һәм йортларга исәпкә алучыларны полицейскийлар озатып йөриячәк.
Әйе, халык исәбен алуда күпчелек яшьләр катнаша. Авыл җирендә исәпкә алу эшен, нигездә, укытучылар, актив пенсионерлар башкара. Шунысын билгеләргә кирәк, бу хезмәт йөкләмәсе түгел, ә эш һәм аның өчен түләнә! Бер айда студентлар 20 мең сумга якын акча алачак — стипендия янына бик яхшы өстәмә бу!

Сорау – җавап

Кемнәр хокуклы?
Русиянең 18 яшьтән өлкәнрәк хөкем ителмәгән һәр гражданы исәпкә алучы була ала. Гаризаны “Башкортостанстат”ның шәһәр яки район бүлегендә бирергә кирәк.
Читайте нас: