Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:48

Балалар сәламәт булсын өчен

Балалар сәламәт булсын өчен

Башкортстан Хөкүмәтендә мәктәпләрдә туклану эшен оештыру һәм медицина хезмәтләндерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алыштылар.

-Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе – мәктәпләрдә туклану сыйфатын системалы яхшырту. Бу мәсьәләгә без зур игътибар бүләбез һәм көндәлек контрольдә тотабыз,- диде үз чыгышында БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.- Балаларыбыз дөрес туклансын өчен аларга сәламәтлеккә илтүче гадәтләрне сеңдерергә тиешбез. Бу максатка без төрле өлкәләрдән экспертларны җәлеп итәбез.

Дөрес туклану “тренды”н формалаштыру максатында бу эшкә “Regina Doctor” Сәламәтлек мәктәбен оештыручы табиб Регина Ахунҗанова җәлеп ителгән. Методиканың максаты –кызыклы итеп, уен формасында балаларны сәламәтләндерү, дөрес яшәү рәвешен алып бару принципларына өйрәтү.

Очрашу барышында шулай ук дөрес туклану культурасын мәктәпләрдә генә түгел, гаиләдә дә формалаштыру мөһим дигән фикерләр әйтелде.

Читайте нас: