Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2021, 19:36

Бәрдергән дә качкан

Бәрдергән дә качкан

Республикада 49 яшьлек ханымны бәрдереп, авария урыныннан качкан водительне эзлиләр.

Юл һәлакәте кичә, 20 мартта, Мәчетле районында 22.00 сәгать тирәсендә теркәлгән. Билгесез машина йөртүче, Большеустьикин авылы яклап хәрәкәт итеп, җәяүле ханымга барып менгән һәм вакыйга урыныннан качкан.

Кызганычка каршы, бәрдерелгән хатын шунда ук җан биргән. Әле качкан водительне эзлиләр.

Бу вакыйга хакында берәр мәгълүмат билгеле булса, Мәчетле районы полициясенең дежур бүлегенә 8(347)-70-00-02 номеры буенча яисә 102 саннарын җыеп, хәбәр итүегез сорала.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: Видеодан стоп-кадр.
Читайте нас: