Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2021, 15:54

Кызлар да калышмады

Спорт Кызлар да калышмады

Балалар спорт мәктәбендә Башкортстан Республикасының башлангыч сыйныф укучылары спартакиадасы исәбенә малайлар һәм кызлар командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Турнирда Иске Камышлы, Иске Кормаш, Бакай, Калтай, Карача-Елга, Иске Тукмаклы, Шәрип, 1нче Кушнаренко мәктәпләре һәм гимназия командалары катнашты.

Һәр уен чагу һәм җанлы барды. Җанатарлар сыйныфташларына көч-дәрт биреп торды.

Малайлар арасында гимназия командасы беренче урынны алды. 1нче урта мәктәп футболчылары – икенче, шәриплеләр өченче урыннарды булды.

Кызлар да футболны малайлардан ким уйнамауларын күрсәтте. Гимназия кызлары яшьтәшләре кебек үк беренче урынны алды. Калтай мәктәбе футболчылары – икенче, Иске Камышлы командасы љченче нәтиҗәләрне күрсәтте.

Марсель Галәветдинов һәм Дарина Мосабирова – иң яхшы уенчы, Ярослав Гражданкин һәм Арина Насретдинова – иң яхшы һөҗүм итүче, Тимур Габдерәкыйпов һәм Арина Насретдинова – иң яхшы сакчы, Ихмир Касыймов иң яхшы капка сакчысы буларак билгеләнде.

Читайте нас: