Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2021, 14:27

ЯЗГЫ ЭШЛӘР БАШЛАНА

ЯЗГЫ ЭШЛӘР БАШЛАНА

Алдагы көннәрдә кинәт җылыта, диләр.

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертү зарур. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.

Язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта — агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агач­ларында чәчәк бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.

Март — үсентеләр үстерү чоры. Фев­ральдә утырткан татлы борыч, баклажан, помидорларны күчереп утыртырга вакыт. Шулай ук, март урталарында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, канәфер, арыслан тамагы (львиный зев) кебек чәчәк үсентеләре алу өчен орлык чәчәргә була.
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасын исәпкә алыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Yazgi-eshl-r-bashlana-716161/
Читайте нас: