Безнең әзерлек нинди?
15 мартта БР Хөкүмәтендә Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә төбәкнең язгы ташуга әзерлеге һәм аны имин генә уздыру турында сөйләштеләр.
Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча республика идарәсе начальнигы Вилора Горохольская Башкортстанда язгы ташу фаразын хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә түбәндәге шартлар туган: соңгы айларда явым-төшем мул булса да, кар суының быел нормадан ярты метрга кимрәк булуы көтелә. Агыйдел һәм Караидел елгаларында иң зур күләме нормадан 10 % түбәнрәк булачак, түбән урыннарны су басуы ихтимал. Анда ташкын көчле килсә дә, кыска вакытлы булачак, – диде Вилора Горохольская.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәлне даими рәвештә мониторить итеп торырга, иң аянычлы хәлләргә дә әзер булырга кушты.
– Фаразлар яңартылгач, алда көтелгән ташкын турында мәгълүматны ачыклау өчен, 25 марттан да калмыйча, бөтен җаваплы хезмәтләр белән киңәшмә уздырырга, – диде Радий Хәбиров. – Уңай фаразлар саклыкны онытырга ярый дигәнне белдерми. Урыннардагы барлык җитәкчеләр дә ташкын белән бәйле йомшак мизгелләрне беләләр. Алар ни буласын аңларга һәм аңа юл куймаска тиешләр.
***
БР табигатьне файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров белдерүенчә, республикада 100 һәм меңнән артык куб.м зурлыктагы 491 гидротехник корылма (ГТС) эксплуатацияләнә.
Тәүлегенә ике тапкыр һәр корылманың эшчәнлеге турында оператив – дежур диспетчер хезмәтләренә мәгълүмат җиткерелеп тора.
– Әле кар булып ятучы су запасын, ташкын күләмен ачыклау өчен 16 - 24 мартларда без тугыз иң зур сусаклагычта маршрутлы карны үлчәү эшен оештырачакбыз, – диде министр. – Бер үк вакытта, көтелмәгән хәлдә калмас өчен, һәр хәвефле тоелган объектта авариягә каршы күнекмәләр уздырачакбыз.
***
РФ Гадәттән тыш хәлләр идарәлегенең Башкортстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Идрисов республикада оператив көч һәм чаралар туплануын белдерде. Анда 20 меңнән күбрәк кеше һәм 5 меңнән күбрәк техника һәм йөзү чаралары тупланган.
Зур куркынычлык астында булган һәм социаль мөһим объектлар, шулай ук үләт базлары, агу-химикат складлары, сәнәгать калдыкларын туплау зоналарының су астында калу куркынычы юк. 90 мең кеше вакытлыча яшәп торырлык 480 пункт әзерләнә.
– Без елгаларда боз тыгылу кукынычы булган урыннарны ачыклыйбыз, боз ташкынын киметү өчен анда бозны кисәчәкбез, – дип белдерде Эдуард Идрисов. – Шартлату эшләре таләп ителсә, Алкино-2да урнашкан сапер гаскәрләре әзер.