Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2021, 14:31

Кар китә, кар белән асфальт та китә

Кар китә, кар белән асфальт та китә

Юлларны сакларга кирәк!

Бүген БР Хөкүмәтендә Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә төбәкнең юл челтәрен язгылыкка әзерләү турында сөйләштеләр.

БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын вакытлыча башкаручы Виктор Жульков белдерүенчә, юлларны яз көннәрендә саклап калу төп максат булып тора.

БР Хөкүмәте Күрсәтмәсе 5 апрельдән 4 майга кадәр зур йөк машиналары хәрәкәтен чикли. Транспорт министрлыгында оператив система уңышлы эшли. Аңа дежур ДРСУлар , «Башкиравтодор» диспетчерлары һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәлегенең юл хуҗалыгы һәм кризислы орчакларда идарә итү төбәк бүлекчәсе керә.

Язгы ташкын көтелмәгән хәл тудырган очракта куллану өчен ягулык, ком-гравий катнашмасы запасы булдырылган.

Виктор Жульков белдерүенчә, кыш салкын булу сәбәпле, асфальт катламы узган елдагыга караганда яхшырак сакланган. Әмма кар эрегәндә ул зыян күрәчәк. Подряд оешмалары салкын һәм кайнар асфальт-бетон катнашмалары белән чокырларны ямарга әзер.

26 апрельдә республика юлларын уңайлы шартларга китерү буенча айлык башлана.

«Башкиравтодор» һәм подряд оешмалары зыянлаган катламны һәм уңайлылык элементларын төзекләндерүгә, разметкаларны тергезүгә керешәчәк.

Виктор Жульков муниципалитет башлыкларын урындагы юлларга игътибарлы булырга чакырды.

–Безнең юл хезмәте өчен яз һәрвакыт катлаулы чор , – диде Радий Хәбиров. – Минем карашка, узган елларда без нигәдер өйрәндек. Катлаулы чорда барыгызның да төгәл һәм оешкан төстә эшләп алуын телим.

Чыганак: сайт Главы РБ
Фото: сайт Главы РБ
Читайте нас: