Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2021, 14:30

30 КЕШЕНЕҢ ХӘЛЕ АВЫР...

30 КЕШЕНЕҢ ХӘЛЕ АВЫР...

Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә коронавирус инфекциясе буенча бер тәүлектәге күрсәткечләр ишетерелде.

Соңгы 24 сәгатьтә COVID-19 диагнозы Башкортстанның тагын 125 кешесендә расланган. Шулай итеп, республикада бу инфекцияне йоктырган кешеләр саны 30559га җитте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, республика дәваханәләрендә 267 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 228е авыруны уртача кичерә, 30 пациентның хәле авыр. 75 яшьтән өлкән 9 кешенең хәле канәгатьләнерлек.
Төбәктә йогышлы авырулар койкалары саны кыскара. Әле алар – 2068, аларның 1200е - Уфада. Аларның 76,4 проценты тулы.
Вакциналау да дәвам итә. 15 мартка Башкортстанның 65 мең кешесе ковидтан вакцинаның ике компонентын да ясаткан.

Фото: ivday.ru

Автор: Ләйсән Якупова

чыганак: https://kiziltan.ru/

Читайте нас: