Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 март 2021, 16:15

Уңайлы шәһәр мохитен тудыру өчен

Уңайлы шәһәр мохитен тудыру өчен

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Төзекләндерү. Уңайлы мохит" һәм "Инженер системалары. Яктырту техникалары" күргәзмәсендә булды. Ул Уфада торак-коммуналь хуҗалыгының язгы форумы кысаларында үтте. Аның эшендә Мәскәү, Татарстан, Чувашстан, республика шәһәрләре һәм районнарының компанияләре катнашты.
"ВДНХ-Экспо" күргәзмә комплексында территорияләрне төзекләндерү өчен өр-яңа материаллар һәм технологияләр: спорт һәм уен мәйданнары өчен корылмалар, урам катламнарының заманча төрләре, яктырту системалары, кече архитектура формалары, эскәмияләр, киртәләр һ.б. төрле корылмалар урын алган иде.
Шулай ук инженер системалары һәм корылмалары, "акыллы йорт" технологияләре белән таныштырдылар. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары да яңа технологияләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, "ЭКО-Сити" компаниясе онлайн-сервислар ярдәмендә бөтен хезмәтләндерү территориясе буенча чуп-чар ташу машиналары эшен контрольдә тота.
Балалар экология-биология үзәге адашкан йорт маэмайлары өчен вакытлыча приютлар, йорт түбәләрендә парк мәйданнарын оештыру, һәм дә урам ял паркларында уку зоналарын оештыру проектлары белән таныштырдылар.
Мондый эчтәлекле күргәзмәләр үзенә карата зур кызыксыну тудыра, чөнки республикада президент Владимир Путинның "Уңайлы шәһәр мохите" милли проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Чыганак: Башинформ
Фото: вднх-экспо
Читайте нас: