Акцияләр "Росимущество" счетына күчерелгән.
"Башкортстан сода компаниясе" акцияләре дәүләт карамагына күчте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу хакта журналистларга җомга көнне Русия Генераль прокуратурасының рәсми вәкиле Андрей Иванов белдергән.
"БСК акцияләре "Росимущество"ның счетына күчерелгән. Бер үк вакытта прокуратура органнары тарафыннан "Башкортстан сода компаниясе" җәмгыяте эшчәнлегендә законлылыкны тәэмин итүгә һәм аның хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын саклауга күзәтчелекне системалы рәвештә гамәлгә ашыру оештырылды", - диде Иванов.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2020 елның 26 августында Хөкүмәт киңәшмәсендә Министрлар Кабинетына һәм Башкортстан җитәкчелегенә БСК вәзгыяте һәм акчаны офшорларга чыгару белән бәйле вәзгыятьне ачыкларга кушты, шул ук көнне прокуратура тикшерү башлаган иде.
Башкортстан Арбитраж суды 2020 елның 4 декабрендә Русия Генераль прокуратурасының БСК акцияләрен тулысынча алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Генпрокуратура "Башкортстан сода компаниясе" активларына дәүләт контролен югалтуга бәйле рәвештә үткәрелгән тикшерү барышында хосусыйлаштыру турындагы законнарны бозуларны ачыклады. 1 мартта Чиләбедә 18нче арбитраж апелляция суды Башкортстан Арбитраж судының акцияләрне "Росимущество" файдасына алу турындагы карарын үзгәрешсез калдырды.
Фото: РИА Новости.