Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 март 2021, 16:10

Бензин бәясе арта

Бензин бәясе арта

Әмма үсеш инфляция дәрәҗәсеннән артырга тиеш түгел...

2021 ел ахырына бензин бәясе 7 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Русия Президенты Хакимияте башлыгы урынбасары, Русия Хөкүмәте Рәисенең элекке урынбасары Дмитрий Козакның отчетында хәбәр ителә.
“Ел ахырына ягулык бәясе 4-7 процентка артырга мөмкин”, — дип хәбәр итә Козак отчетына сылтама белән “Известия " гәзите.
Ул билгеләп үткәнчә, ягулык инфляция темплары үсеше аркасында 5 процентка кыйммәтләнәчәк. Нефтькә акцизлар бәясе арту сәбәпле, ягулык 2 процентка кыйммәтләнәчәк.
Русия Министрлар Кабинеты моңа кадәр икътисадны тотрыкландыру буенча чаралар күрде. Автозаправкаларда бензин бәяләре үсеше инфляция дәрәҗәсеннән артмаска тиеш.
Хәбәр ителгәнчә, 1-9 мартта Русиядә бензинга уртача бәя 12 тиенгә арткан. АИ-92 бәясе тарихи минимумны үтеп китте. Дәүләт думасының Энергетика комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Ионин бензинга бәяләр арту экспортлана торган нефть бәясенең кимүенә бәйле, дип аңлатты. Ул бензинның кыйммәтләнүен дәвам итәчәк, дип саный.

Читайте нас: