Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 март 2021, 23:23

Машинада 7 кеше булган...

Машинада 7 кеше булган...

Самарадан ерак түгел Volkswagen Tiguan һәм ISUZU фурасы бәрелешүе аркасында җиңел машинаның водителе һәм 6 пассажир үлгән. Күрүебезчә, Volkswagen “перегруз” белән хәрәкәт иткән...

Машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә Volkswagen-да китеп барган 5 егет һәм 2 кыз һәлак булганнар. Прокуратура шунда ук тикшерү эше башлаган, вакыйга урынына өлкә прокуроры урынбасары Алексей Павлов килгән дип язды мәгълүмат чаралары.

Авариядән соңгы хәлләрне бераздан бер шаһит ачып биргән. Аның сүзләренчә, юл бик тайгак булган. Башта ул – фураны, аннары, якынрак килгәч, “изелгән Volkswagen һәм юл читендә торган кешеләрне” күргән.

Шаһит юл читендә торган ир белән хатын янына туктап, сүз каткан.

“Без алардан ярдәм кирәкме дип сорадык. Хатын машинада кешеләр күп булуын, әмма берсенең дә эндәшмәвен әйтте”, – ди шаһит. Каза күрүче хатын җиңел машинадагы яшьләрнең исерек булуын да өстәгән.

Авария сәбәпләре ачыклана гына әле, әлбәттә. Тик, дөрес булса, һәлакәт җиңел машинаның каршы юл полосасына чыгуы сәбәпле килеп чыккан. Volkswagen салонында 5 урынына 7 кеше булуын да, аларның аек булмавын да искә алсаң, бар да аңлашыла кебек...

Чыганак: Lenta.ru
Фото: 63.ru | Самара / Вконтакте
Читайте нас: