Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 март 2021, 23:29

Чүпне вакытында чыгарсалар гына...

Чүпне вакытында чыгарсалар гына...

Яки операторлар эшчәнлегенә һәм моның өчен түләүләргә бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Система ничек эшли?
2021 елның 1 февраленнән Башкортстанда каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү артты. Моның сәбәбе нидә һәм акча кая юнәлтеләчәк?
Башкортстан барлыгы биш зонага бүленгән, һәм тарифлар төрле җирдә төрлечә. Февральгә кадәр гамәлдә булган бәяләр 2018 елда, чүп-чар реформасы башланганда ук билгеләнде. Әмма ул вакытта республика җитәкчесе Радий Хәбиров карары белән алар 35-70 сумга кадәр киметелде. Исәпләүләр буенча, һәр торак пунктта чүп чыгару системасын оештыру өчен операторларга тарифлар нәкъ менә шул күләмдә кирәк булган. Югыйсә, гаделсезлек килеп чыга иде: шартлы рәвештә Ивановкага чүп ташучы машина айга бер тапкыр килгән яки бөтенләй килмәгән, ә һәр кешедән 35 сум алынган.
Реформа башлануга ике ел дигәндә системаны җайга салдылар. Хәзер Уфаның барлык ихаталарында һәм республиканың барлык торак пунктларында контейнер мәйданчыклары булдырылды, алар турында мәгълүматны бердәм базага керттеләр, чүп ташучы машиналар автопаркы артты. Мәсәлән, Уфаны һәм күрше районнарны хезмәтләндерүче “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе ике елда 30 яңа машина сатып алган, шул исәптән тар шәһәр ихаталарында йөрү өчен махсус техника алынган.
Төбәктә барлык чүп ташучыларның хәрәкәтен автоматлаштырылган система терки. Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы һәм Төбәк белән идарә итү үзәге белгечләре онлайн режимда чүпне кайчан һәм кайсы ихатадан чыгаруларын, ә кайсысын ни өчендер онытуларын шунда ук тикшерә ала. Мондый “онытулар” өчен операторларны штрафка тарттыралар.

Бу мөһим!

Операторлар, чүп чыгару графигын үтәгән очракта гына түләүләрне яңа тариф буенча алырга хокуклы. Шәһәр һәм район үзәкләрендә чүп-чарны — көн саен, калган торак пунктларда ким дигәндә өч көнгә бер тапкыр чыгарырга тиешләр.
Компанияләр үз бурычларын тиешенчә үтәми башлый икән, түләү күләме яңадан минимумга — 55 сумга әйләнәчәк. Һәр атна саен дүшәмбе көнне Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы узган атна өчен мәгълүматны ecology.bashkortostan.ru рәсми сайтында һәм vk.com/ecobashkortostan “ВКонтакте” төркемендә урнаштырачак.

Сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә?

Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы: Уфа шәһәре, Ленин ур., 86, e-mail: [email protected], калдыклар белән эш итүне оештыру бүлеге телефоны: +7(347) 218-03-90;
“Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык”: Уфа шәһәре, Кече Гражданская ур., 35, e-mail: [email protected], телефон: 8 800 347-80-03, Whatsapp +7 986 704-40-88;
“Дюртюлимелиоводстрой”: Дүртөйле районы, Иванай авылы, Пром­зона ур., 18/1, e-mail: [email protected], +7(347) 292-98-77; +7(347) 292-98-66, 8 (800) 222-72-40;
“Эко-Сити” төбәк операторы: Стәрлетамак шәһәре, Тынычлык ур., 18 [email protected], “кайнар элемтә” телефоннары (көн саен 8:00- 20:00 сәгатьләрдә): 8(347)298-04-90, 8 965-939-49-00 (Билайн), 8 989-959-49-00 (МТС), 8 937-497-49-00 (Мегафон);
“Экология-Т”: Туймазы шәһәре, Гафуров ур., 62, колл-үзәк телефоннары: 8(34782)2-44-03, 8(800)250-01-85.

Ни өчен нәрсәнедер үзгәртү зарур?

Чүпне чыгару гына аз, аны сортларга аерырга, эшкәртергә һәм үтилләштерергә дә кирәк. Шуңа күрә төбәк операторлары полигоннар, сортларга аеру һәм эшкәртү предприятиеләре төзергә тиеш. Моның өчен акча кирәк, һәм ике ел элек расланган минималь тарифларны планлаштырылган күләмгә кадәр арттыру зарур. “Махсус автохуҗалык” кына да якындагы елларда үсешкә 317 миллион сум акча салачак.
Без әлегә чүп-чарны аерым җыюга күчүнең башлангыч этабында гына. Республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча 14 пункт төзелгән дә инде, әмма, ким дигәндә, тагын 10 пункт кирәк. Бер үк вакытта чүп-чарны җыю мәдәнияте булдыру да мөһим. Октябрьский шәһәрендә, мәсәлән, йортларның 90 проценты чүп-чарны аерым җыю өчен мәйданчыклар белән тәэмин ителгән, ә Уфада алар әле булдырыла гына башлады. Быел Октябрьскийда чүп-чар кабул итү буенча беренче аппарат урнаштырылачак, аның өчен квартплатага ташлама яки “Алга” картасына акча алырга мөмкин булачак.

СОРАУ – ҖАВАП

— Әгәр мин өйдә яшәмим икән, чүп-чар чыгарган өчен түләмәскә мөмкинме?
— Юк. Чүп-чар чыгарган өчен түләүне фатирда теркәлгән кешеләр саны буенча исәплиләр. Беркем дә теркәлмәгән икән — милекчеләр саны буенча. Ягъни, әгәр сезнең ике фатирыгыз бар, яки, мәсәлән, шәһәрдә — фатирыгыз һәм авылда йортыгыз бар икән, сезгә ике исәп киләчәк.
Кайчагында оператор үз базасын яңартырга өлгерми һәм исәптә дөрес булмаган саннар килә. Мәсәлән, кемдер теркәлүдән төшеп, фатирдан киткән яки кеше үлгән, ә исәпләр килүен дәвам итә. Бу очракта операторыгызга языгыз яки шалтыратыгыз, гаризага документларны теркәгез, һәм сезгә барлык айлар өчен яңадан исәп-хисап ясарга тиешләр!

ӘЙТКӘНДӘЙ

Чүп мәйданчыгы янында парковка өчен штраф каралган.
Узган елда депутатлар шундый закон кабул итте. Гражданнар өчен штраф бер меңнән ике мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен — 5-10 мең сум, ә предприятиеләр өчен 20-30 мең сум тәшкил итә. Закон бозу кабатланган очракта штраф күләме 50 мең сумга кадәр артачак.
Бу, чыннан да, зур проблема: ярамаган урында парковкага куелган автомо­бильләр юлны каплый, һәм махсус техника чүп-чарны чыгара алмый, шуңа күрә, зур урау юл ясап һәм логистика чылбырын бозып, соңрак килергә мәҗбүр.

Читайте нас: